Заинск-информ 16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Зәйдә көзге кыр эшләре дәвам итә

Зәй районы басуларында көнбагыш һәм кукуруз җыю эше белән дә мәшгульләр.

Көнбагыш 4944 гектарда үстерелде, шуның 2748 гектарыннан инде уңыш җыелган. Барлыгы 15 комбайн көнбагыш суктыруда эшли. 

Бөртеккә кукуруз суктыру 350 гектарда башкарылган, бу барлык мәйданнарның 32 процентында эш тәмамланган дигән сүз. Кукуруз суктыру “Зәй” агрофирмасы кырларында бара,  анда 8 комбайн эшли. 

Бер үк вакытта уңышы җыелган басуларда җир сөрү эше дә алып барыла. Планга куелган 47 мең гектарның инде 43 мең гектарында эшләр тәмамланган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев