Зәйдә көзге бодай уңышы гектарыннан уртача 40 центнердан артык
Авыл хуҗалыгы

Зәйдә көзге бодай уңышы гектарыннан уртача 40 центнердан артык

Зәй аграрийлары көзге бодай басуларында урып-җыюны бетерү алдында тора.

Барлыгы 11581 гектар мәйданда инде игеннәр җыелган. Зәй элеваторына 46440 тонна ашлык озатылган. Уртача уңыш гектарыннан 40,1 центнерны тәшкил итә.
- Бүгенге көнгә тагын 4 мең гектар чамасы көзге бодай басуларында уңышны җыясы калды. Шуның 1550 гектары фермерларыбыз басулары, калганы агрофирмаларда. “Зәй шикәре” агрофирмасында инде иртәгә-берсекөнгә арыш, борчак суктыруга керешергә исәп тоталар, - ди авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.  
 


Нет комментариев