Зәй районы аграрийлары урак чорында һәр аяз көннең кадерен белеп, югалтуларсыз эшләүгә йөз тота. Район авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүмат буенча бүгенге көнгә барлыгы 890 гектарда көзге бодай урып-суктырылган.
Җыелган ашлык 4824 тонна белән исәпләнә. Бер гектардан уртача уңыш 54,2 центнерны тәшкил итә.
“Механизатор-комбайнчыларыбыз мул уңышны мөмкин кадәр югалтуларсыз җыйнау өчен тырышып эшли. Аларга эш күләменә карап кызыксындыру чаралары булачак, хәзер һәркемнән намуслы хезмәт сорала”, - диде авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.
Бүгенге көнгә агрофирмалар арасында иң күп ашлык урып-суктыручы “Зәй шикәре” агрофирмасы игенчеләре, комбайнчылар 500 гектар тирәсе уңышны җыйнады инде. Алар бер гектардан уртача 54 центнер уңыш ала.
Нет комментариев