Зәйдә көзге бодай уңышы бер гектардан уртача 52,8 центнер тәшкил итә
Кичә булган көчле яңгырларга кадәр Зәй районы аграрийлары көзге бодай мәйданнарының 31 процентында урып-җыю эшләре тәмамланды.
Барлыгы 5063 гектардан 26733 тонна ашлык җыелды. Уңыш гектарыннан уртача 52,8 центнерны тәшкил итә.
“Соңгы яңгырларны исәпкә алмаганда, һава торышы урак өчен яхшы торды, шуңа да кырларда хезмәт гөрелтесе тынып тормады. Инде “Зәй” агрофирмасы комбайнчылары үз территорияләрендәге басуларда 59 процент күләмендә көзге бодай уңышын җыеп алдылар. “Зәй шикәре”ндә - 30, “Восток”та 20 процент күләмендә бу эш тәмамланды”, - ди район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев