Районда югары патогенлы кош гриппын һәм Ньюкасл авыруын профилактикалау буенча айлык уза.
Бу авыруларны китереп чыгаручы вируслар кошлар өчен бик куркыныч, әмма аларны карап тотуга җаваплы карасаң, инфекция кертү куркынычын минимумга төшерергә мөмкин. Хуҗалыкта гигиена кагыйдәләрен төгәл үтәү, яңа кошларны вакытында карантинга алу, азык һәм су чыганакларын пычранудан саклау — болар барысы да авыруны кисәтүнең төп нигезе.
Профилактика — иң ышанычлы саклау
Белгечләр кошларның торышын көн саен күзәтергә киңәш итә: бу хәвефле билгеләрне вакытында күрергә ярдәм итәчәк. Кошларда борчылу билгеләре – сүлпәнлек, азыктан баш тарту, йомырка салуның кимүе, координациянең бозылуы, паралич, гырылдау һәм яшькелт тизәк барлыкка килгәндә, аларны кичекмәстән изоляцияләргә һәм ветеринария белгече чакыртырга кирәк.
– Кисәтү өчен яңа кошларны кимендә өч атна аерым тоту, йорт кошларының кыргый кошлар белән аралашуына юл куймау, ябык җимлекләр һәм ышанычлы чыганаклардан алынган чиста су куллану, инвентарь һәм аяк киемнәрен даими дезинфекцияләү мөһим. Ит һәм йомырканы ашар алдыннан яхшылап пешерергә кирәк. Үлгән кошларга кагылу һәм аларны мөстәкыйль утильләштерү катгый тыела», – ди ветеринария табиблары.
Барлык шикләнүләр турында кичекмәстән районның ветеринария хезмәтенә хәбәр итегез. Белгечләргә үз вакытында мөрәҗәгать итү – терлекләрнең сәламәтлеген һәм хуҗалыгыгызның иминлеген саклауның төп нигезе.
Нет комментариев