Зәйдә игеннәрнең уңышы яхшы
Авыл хуҗалыгы

Зәйдә игеннәрнең уңышы яхшы

Хәбәр иткәнебезчә, Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, агрофирма белгечләре белән бергә урак барышын карады.

Фото район муниципаль сайтыннан

Район кырларында иген культураларын җыю буенча алты отряд эшли, шуларның өчесе — турыдан — туры арпа суктыруда, өчесе — көзге бодай басуларында эшли. Алар барысы да тиз арада төзекләндерү кирәк булган очраклар өчен ярдәмче бригадалар, ашлык ташу машиналары, янгын куркынычсызлыгы өчен су мичкәләре белән тәэмин ителгән. Урып-суктырылган җир шунда ук эшкәртелеп бара, механизаторларны кырга алып чыгып тукландыру оештырыла.

Елның коры килүенә карамастан, район буенча бөртеклеләрнең уңышы гектарыннан уртача 33,5 центнер тәшкил итә, шул исәптән көзге бодай — 35,3 ц/га, арпа — 29 ц/га.

Разиф Галиевич механизаторлар белән әңгәмә корып, аларга уңышлар, авариясез эш теләде, куркынычсызлык техникасын үтәүгә аерым игътибар юнәлтте һәм уңышны югалтуларсыз җыеп алырга чакырды. Шулай ук 5 нче ремонт цехында чөгендер җыю комбайннарын, йөк төягечләрне төзекләндерү барышы да каралды. Чөгендер җыю комбайннары 100% әзерлек сызыгына куелган, йөк төягечләрне ремонтлау дәвам итә.

Районда туфрак һәм пар җирләрен эшкәртү дә яхшы оештырыла.


Нет комментариев