Зәйдә язгы кыр эшләренә әзерлек дәвам итә
Авыл хуҗалыгы

Зәйдә язгы кыр эшләренә әзерлек дәвам итә

Зәй районы аграрийлары бу көннәрдә язгы чәчүгә чыгар алдыннан соңгы тикшерү, күзәтү чараларын үткәрәләр.

Гостехнадзорның Зәйдәге бүлеге инспекторы Валентин Гончаров район агрофирмаларының, машина-трактор паркларында булып авыл хуҗалыгы техникасына техник күзәтү үткәрде.

«Барлык тракторлар, чәчүлек агрегатлары тиешле дәрәҗәдә төзекләндерелгән. Кайбер җиңелчә кисәтүләрне механизаторлар шунда ук көйләп баралар, Зәйдә аграрийлар язгы чәчүгә әзер», — дип белдерде инспектор күзәтү нәтиҗәләре буенча.

Фото район авыл хуҗалыгы идарәсеннән.


Нет комментариев