Заинск-информ 16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Зәйдә язгы кыр эшләренә авыл хуҗалыгы техникасын тикшерәләр

Бүген Зәй районы авыл хуҗалыгы оешмалары машина-трактор паркларында язгы кыр эшләренә техника әзерлеген барлау максатында махсус комиссия эшли.

Комиссия составында  район авыл хуҗалыгы тармагы белгечләре, “Ростехнадзор” тикшерүчеләре, агрохолдинг вәкилләре иртә таңнан һәр техника паркын карап, механизаторлар белән аралаша, чәчкеч һәм башка агрегатларның әзерлек сызыгына куелуын күзәтә, механизаторлардан мөһим чорда җитди саклык чаралары күреп эшләүләре сорала. 

Техниканың язгы чәчү эшләренә әзерлеген барлау иртәдән “Зәй” агрофирмасы “Алга” бүлекчәсе машина – трактор паркыннан, ашлама складын караудан башланды. Аннан комиссия әгъзалары “Восток “агрофирмасы Ал. Бистәсендә механизаторлар белән очрашты. Хәзер исә эш “Зәй шикәре” агрофирмасы “Чыбыклы” җитештерү комплексында дәвам итә. Соңыннан тикшерү “Союз-Агро” ҖЧШдә булачак.

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев