Зәйдә язгы кыр эшләре финиш сызыгына якынлашып килә
Зәй районында язгы чәчү эшләре тулы куәткә бара.
Игенчеләр алдына чәчүне 10-12 көн эчендә тәмамлау бурычы куелды.
Сабан культураларын чәчү төгәлләнеп килә инде. Бүгенге көндә район игенчеләре шикәр чөгендере, көнбагыш, рапс, орлыкка горчица һәм башка авыл хуҗалыгы культураларын чәчәләр.
- Бу язгы көннәрдә барлык чәчү техникасы кырда. Механизаторлар иртә таңнан караңгыга кадәр эшлиләр. Сабан бодаеның беренче шытымнары күзне иркәли, хәзер иң мөһиме — уңыш җыеп алганчы үсемлекләрне тиешенчә карау. Көзге культураларны тамырдан тукландыру төгәлләнде. Механизаторлар хәзер сабан бодаен тамырдан тукландыруга керештеләр. Параллель рәвештә чүп үләннәренә, авыруларга каршы көрәш һәм көзге бодайны өстәмә тукландыру эшләре бара, - ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев