Заинск-информ 16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Зәйдә язгы кыр эшләре дәвам итә

10 апрельдә район башлыгы Разиф Кәримов хуҗалыкларда язгы кыр эшләре барышы белән танышты.

Аның белән бергә кырларның торышын һәм техниканың әзерлеген авыл хуҗалыгы идарәсе һәм Россельхозцентр белгечләре дә бәяләде.

Барлык агрофирмаларда да эш яхшы оештырылган һәм минераль ашламалар кертүне дәвам итәләр. 16 апрельгә көзге культуралар 7600 гектар  мәйданда тукландырылган.

Район башлыгы шулай ук тракторларны һәм авыл хуҗалыгы машиналарын ремонтлауның сыйфатын, техниканың механизаторлар белән тәэмин ителешен, техник куркынычсызлык һәм янгын сүндерү чараларының булуын бәяләде. Орлык материалы һәм минераль ашламаларны саклау шартларына аерым игътибар бирелде.

Район җитәкчелеге механизаторлар белән производство моментлары гына түгел, кызыксындыру чаралары турында да сөйләште. 

Белгечләр билгеләп үткәнчә, агрофирмалар һәм крестьян-фермер хуҗалыклары чәчү кампаниясенә җаваплы әзерләнгәннәр һәм туфракның физик өлгерүе мөмкин булуга чәчүгә керешергә әзер.  Бүгенге көндә район басу-кырларында тырмалау, дым каплату эшләре алып барыла.

фото: муниципаль район сайтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев