Заинск-информ 16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Зәйдә язгы чәчүгә әзерлек бара

Зәй районы аграрийлары язгы чәчүгә әзерлек эшләрен тулы куәттә алып бара.

Бүгенге көнгә кирәкле ашламалар агрофирмалар складларына 90 процент чамасы кайтартылган.
Чәчүлек бөртекле культуралар орлыклары агрофирмаларга кайтартылып бетү алдында тора.

"Арпа культурасы чәчүлек орлыгы кайтартылып бетте инде. Хәзер бодай орлыгын ташып бетерәсе бар. Язгы чәчү өчен кирәкле барлык чаралар күрелә, эшкә керешү өчен җирнең әзерлеген генә көтәбез", - ди район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.

фото редакция архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев