Заинск-информ 16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Зәйдә язгы чәчүгә җаваплы карыйлар

Зәй районы кырларында язгы чәчү эшләре гөрләп бара. Кичә эшнең торышы, механизаторларның эш дәртен белешү нияте белән район башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы идарәсе, Россельхозцентр, агрофирмалар белгечләре кырларга чыктылар.

Күзәтү барышында язгы кыр эшләрендә эшләүче агрегатларның торышы бәяләнде. Хәзерге вакытта кырларда көзге культураларны тамырдан тукландыру, арпа, борчак, шикәр чөгендере, көнбагыш чәчү эшләре алып барыла. Район башлыгы барлык эшләрдә дә беренче чиратта башкарылган эшләрнең сыйфатына, чәчүнең технологик срокларына, куркынычсызлык техникасы һәм янгын куркынычсызлыгы чараларын үтәүгә аерым игътибар бирде.

«Барлык агрофирмаларда да эш яхшы оештырылган, чәчү технологиясе: чәчү тирәнлеге, орлык чәчү нормасы, чәчү алдыннан эшкәртү, каток белән чәчүдән соң жирне тигезләп бару үтәлә. Механизатор, белгечләр эшеннән канәгать. Язгы кыр эшләрен уңышлы, үз вакытында тәмамларга язсын», — диде Разиф Галиевич.

Районда дым каплау, уҗым культураларын, күпьеллык үләннәрне беренче тапкыр тукландыру эшләре төгәлләнгән инде. Көзге культураларны тамырдан тукландыру эше дәвам итә.

Фотолар авыл хуҗалыгы идарәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев