Зәйдә язгы чәчү эшләре кызу темплар алды
Бүген иртәдән Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы белгечләреннән торган комиссия район территориясендәге агрофирмаларда булып язгы кыр эшләре барышы белән таныша.
Иң башта алар Ал. Бистәсе авыл җирлеге территориясендәге “Восток” агрофирмасы кырларында арпа чәчү барышын карадылар. Аннан күзәтүләр Бүсерәк, Бохарай, Югары Мәлем авыллары янындагы кырларны карау белән дәвам итте.
Көн дәвамында комиссия барлык өч агрофирма – “Восток”, “Зәй”, “Зәй шикәре” кырларында булачак. Көннәрнең матур торуы чәчү эшләрен тизләтергә мөмкинлек бирде, механизаторларның яхшы эш барышыннан күңелләре күтәренке.
автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев