Зәйдә язгы авыл хуҗалыгы ярминкәләре тәмамлана
Аның соңгысы 1 май бәйрәме уңаеннан “Энергетик” Мәдәният сарае каршындагы мәйданда оештырыла.
Биредә авыл хуҗалыгы продуктлары белән бергә бакча эшләре өчен кирәк-яраклар, үсентеләр тәкъдим итүгә дә зур игътибар биреләчәк.
Язгы чордагы авыл хуҗалыгы продукцияләре тәкъдим итү ярминкәләре көзгә кадәр тәмамлана. Гыйнвар аеннан бирле шәһәребезнең “Энергетик” Мәдәният сарае каршындагы мәйданда 15 авыл хуҗалыгы ярминкәсе үткәрелде, дип хәбәр итәләр район авыл хуҗалыгы идарәсеннән. Барлыгы 29702 мең сумлык продукция сатылган. Бу саннар халыкта җирле җитештерүчеләр тәкъдим итә торган сыйфатлы продуктларга зур сорау булуын күрсәтә.
Чараны оештыручылар барлык катнашучыларга һәм ярминкәләргә килүчеләргә ярдәмнәре һәм актив катнашулары өчен рәхмәт белдерәләр. Ярминкә эшчәнлегенең язгы чорда соңгысы 1 майда оештырылганнан соң, ул сентябрь аеннан кабат дәвам итәчәк.
фотолар авыл хуҗалыгы идарәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев