Заинск-информ 16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Зәйдә быелгы сезонның тәүге ярминкәсе гөрләде

Бүген, 13 сентябрьдә, Зәйнең «Энергетик» Мәдәният сарае каршындагы мәйданда беренче көзге авыл хуҗалыгы ярминкәсе узды.

Иртә таңнан Зәй һәм күрше районнарның авыл хуҗалыгы товарлары җитештерүчеләре,  авылда үз хуҗалыгында артканны сатарга килүчеләр киң ассортимент тәкъдим итте.  Ит һәм сөт продукциясе, яшелчә, бал һәм башка продукция сатып алу өчен күп кенә зәйлеләр сәүдә рәтләре янына килделәр.

Тәкъдим ителгән товарларның ассортиментын Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов та бәяләде.

- Традиция буенча сентябрь уртасында Зәй районында ярминкәләр сезоны башлана. Безнең муниципалитет республикада сентябрь аеннан май аена кадәр ярминкәләр уздыручы бердәнбер муниципалитет. Ярминкәләр уздыру нәтиҗәсендә безнең фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларның үз товарларын сату мөмкинлеге бар. Зәй халкы да ярминкәләрне сагынды, бу бит кирәкле товарларны сатып алу мөмкинлеге генә түгел, ә чын бәйрәм дә, - дип мөрәҗәгать итте район башлыгы ярминкәдә катнашучыларга. Соңыннан  ул ярминкәләрдә актив катнашучыларга Рәхмәт хатлары тапшырды.

Бигрәк тә кышка бәрәңге һәм суган алырга теләүчеләр күп иде. Яшелчәләр тутырылган авыр капчыкларны сатып алучыларга яшьләр эшләре идарәсе волонтерлары, 2 нче мәктәпнең өлкән сыйныф укучылары күтәреп машиналарга илтергә булышты.

Ярминкәгә килүчеләргә җылы көзге һава торышы гына түгел, районның иҗат коллективлары чыгышлары да яхшы кәеф бүләк итте. Авыл җирлекләре традиция буенча палаткаларда  теләләгән кешеләрне кайнар чәй һәм коймак белән сыйладылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев