Зәйдә бу сезонда соңгы авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтте
Бүген Зәйнең «Энергетик» Мәдәният сарае каршындагы мәйданда агымдагы сезондагы соңгы авыл хуҗалыгы ярминкәсе яңгыр явып торуга карамастан күп зәйлеләрне җәлеп итте.
Ит, сөт, җиләк-җимеш, яшелчә, кондитер ризыкларын һәм башка азык - төлек тәкъдим итүчеләрне сатып алучылар урап алган.
Җылы яңгыр да инде җиргә орлык иңдерергә өлгергәннәргә күңел күтәренкелеге биреп сибәли.
"Итне һәр ярминкә саен күпләп алды халык. Киләсе сезон да шулай уңышлы булсын. Җылы яңгырга да күңел сөенә, малларга тиз көннәрдә яшел үлән җитешәчәген искәртә ул", - дип елмая шәхси - ярдәмче хуҗалык башлыгы Анна Быля.
Ярминкәгә ямь өстәп, "Энергетик" Мәдәният сарае, район мәдәният йортлары үзешчәннәре концерт программасы да тәкъдим иттеләр.
Биредә үк сезонга йомгак ясап иң актив сәүдә итү белән шөгыльләнгән фермерлар, хуҗалык башлыклары, үзмәшгульләр район башлыгы Рәхмәт хатлары белән бүләкләнде. Алар крестьян - фермерлык хуҗалыгы башлыгы Владимир Ионов, шәхси ярдәмче хуҗалыклар тотучылар Николай Карташов, Анна Быля, эшмәкәрләр Галия Тимерханова, Флюра Әхмәтҗанова, Гөлчирә Александрова, Альмира Галиева, Альбина Гарифуллиналар.
Шулай ук ярминкәләрне оештыруга өлеш керткән район авыл хуҗалыгы идарәсе белгече Әлфия Зиннәтова да район башлыгы Рәхмәт хатына лаек булды.
- Сез иң активлар, шәһәр халкын азык-төлек белән тәэмин итүгә зур өлеш кертәсез, алга таба да эшләрегез гөрләп барсын, - диде район башлыгы урынбасары Петр Уразайкин.
Авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев шәһәрдә мондый уңайлылык тудырылуы һәркем өчен дә яхшы булуын ассызыклады.
Гомумән алганда, узган ел сентябрь аенда авыл хуҗалыгы ярминкәләре уздыра башлаганнан алып бу сезонда 28 ярминкә уздырылган. Аларда 28.5 млн. сумлык продукция сатылган. Халыкка җиткерелгән товар күләме 58.9 тонна белән исәпләнә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев