Зәй районы кырларында игелгән бөртеклеләрнең 40 процент мәйданыннан уңыш җыеп алынды
Мул уңыш һәр игенченең мактанычы
Зәй районында 13400 гектарда бөртеклеләр урып-сугылып амбарларга тапшырылды. Бу барлык мәйданнарның 40 процентын тәшкил итә. Җыелган ашлык – 66900 тонна.
- Бер гектардан уртача уңыш 50 центнер белән бара әлегә. Үстерелгәнне югалтуларсыз җыеп алу бик мөһим, моның өчен комбайнчыларыбыз сыйфатлы эшкә йөз тотып эшли, барлык белгечләргә, механизаторларга зур рәхмәт, - ди район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.
Борчак уңышы җыелды
Зәй аграрийлары борчак уңышын җыюны төгәлләде. Ул 400 гектар мәйданда игелгән иде. Әлеге культураның бер гектардан уртача уңышы 15,2 центнер тәшкил итте.
Нет комментариев