Заинск-информ 16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Авыл хуҗалыгы

Зәйдә авыл хуҗалыгы продуктлары тәкъдим итү ярминкәләре дәвам итә

Зәй муниципаль районында атна саен авыл хуҗалыгы ярминкәләре үз эшен дәвам итә.

Ярминкәләр «Кече һәм урта эшмәкәрлек» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында уза, алар зур социаль әһәмияткә ия. Чөнки биредә район һәм күрше-тирәдәге җитештерүчеләр продукцияләренең киң ассортименты тәкъдим ителә, ярминкәләрне шәһәр халкы көтеп ала. Арзан бәядән терлек, кош ите, йомырка, бәрәңге, яшелчәләр, сөт һәм сөт продуктлары, кондитер әйберләре, бал һәм башкаларны нәкъ менә биредә юнәлтергә мөмкин. Ел башыннан инде Зәйдә 23 ярминкә уздырылган.

Авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә районыбыз фермерлары да, шәхси ярдәмче хуҗалыклар да актив катнаша. Фермерлар Карташов, Ионов, Носов, Сироткин дуңгыз ите белән сату итә. Шәхси ярдәмче хуҗалыклардан Анна Быля һәм Александр Кузнецов сыер, сарык ите саталар. Чыбыклыдан Рамазанов үз умарталыгыннан бал сата. Агросәнәгать паркы, беренче ярминкәдән башлап, шәһәр халкына һәрвакыт «хәләл» маркалы сыер һәм ат ите тәкъдим итә. Шулай ук һәр көз саен фермер Шәйгарданов үз хуҗалыгыннан яшелчәләр: кәбестә, суган, кишер, чөгендер алып килә ярминкәләргә.

Күрәсез, сатучылар да, сатып алучылар да тудырылучы мөмкинлектән канәгать.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев