Заинск-информ 16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Зәйдә авыл хуҗалыгы ярминкәләрендә җимеш агачлары да сатыла башлады

Узган шимбәдә Зәйдә традицион авыл хуҗалыгы ярминкәсе үтте.

Шәһәр халкы гадәттәге азык-төлекләр алудан тыш, бакча сезонына әзерләнә башлады.

Бу юлы ассортимент төрлелеге белән шатландырды. Классик ит һәм сөт ризыклары, йомырка, кондитер ризыклары, хуш исле бал һәм киптерелгән җимешләрдән тыш, фермерлар ярминкәгә "язгы товар" – җимеш агачлары үсентеләрен дә алып чыктылар.

Сәүдә бик җанлы барды. 11 апрельдә сатылган продукциянең гомуми авырлыгы 3,5 тонна тәшкил итте. Акчалата исәпләгәндә, товар әйләнеше 487 мең сумга җитте.

Сезон башыннан бирле ярминкәләрдә барлыгы 51 тонна продукция сатылган.

Оештыручылар һәм сатучылар мондый чаралар зәйлеләргә арадашчыларсыз табигый продуктлар сатып алырга мөмкинлек бирүен билгеләп үтәләр.

фото: редакция архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев