Заинск-информ 16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Зәйдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре башлана

Мондый ярминкәләр сентябрьдән алып майга кадәр бары тик республикада Зәй районында гына атна саен уздырыла.

Алар үзеннән атркан продукцияне сату итүчеләргә дә, яңа уңыштан запас тупларга теләүчеләргә дә уңай мөмкинлек булып тора.

Зәй муниципаль районы башкарма комитетыннан  хәбәр итүләренчә,  13 сентябрьдән “Энергетик" Мәдәният йорты каршындагы  мәйданда, атна саен уздырыла торган   авыл хуҗалыгы ярминкәләре  эшли башлый.

 Хөрмәтле зәйлеләр! Сезне һәр шимбәдә иртәнге сәгать 7дә башлана торган ярминкәләргә көтеп калабыз.

Крестьян-фермер хуҗалыклары һәм шәхси ярдәмче хуҗалыклар, үзләре җитештергән продукцияне сатарга теләүчеләр ярминкәдә катнашу өчен, район башкарма комитеты   икътисад бүлегенә  9-90-47 телефоны буенча мөрәҗәгать итә алалар. 

 Алга таба атна саен уздырылучы авыл хуҗалыгы ярминкәсендә катнашырга теләүче яңа сатучылар, ярминкәгә    3 көн кала икътисад бүлегенә хәбәр бирергә тиешләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев