Зәйдә аграрийлар көзге культураларны тукландыруны тәмамлады
Язгы чор үз мәшәкатьләре белән бара.
Бигрәк тә авыл хуҗалыгы тармагы хезмәтчәннәре өчен төрле эшнең кызу чоры җитте, чөнки җир, туфракны көнләп түгел, сәгатьләп күзәтеп торырга кирәк, һәр чәчүлек җирнең өлгереше белгечләрнең аерым күзәтүендә тора.
Бүгенге көнгә инде район аграрийлары язгы кыр эшләренең бер өлешен тәмамлады, барлык агрофирмаларда да көздән чәчелгән культуралар үсентеләрен тукландыру эше төгәлләнде. Тырыш механизаторларыбыз тарафыннан барлыгы 16732 гектар мәйданнарда көзге культураларга тиешле туклыклы матдәләр кертелде.
- Көзге культураларны тукландыруны үз вакытында башкардык, һәр гектар мәйдандагы үсентеләрне тиешле күләмдә каралган матдәләр белән баеттык. Ел уңышына нигез өчен тиешле чаралар күрелде, хәзер инде һава торышлары уңай килеп, аларга күкрәп үсәргә мөмкинлек кенә бирсен. Майга кадәр язгы чәчүгә чыгарга да планлаштырабыз, әлегә яңгырлар булу сәбәпле бу эшне башламый торабыз. Ә чәчүне тиз көннәрдә башкару өчен механизаторларыбыз да, техника да тулысынча әзер, - ди район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.
Ә чәчү эшләре башланганчы әле механизаторлар кырларда дым каплату белән мәшгульләр. Инде 22700 гектар мәйданнарда бу эш башкарылган, ул тиешле күләмнең яртысыннан артыгы, дигән сүз.
Көннәр җылытуга иң беренче итеп арпа һәм борчак чәчүгә керешәчәкләр. Быел арпаны 9 мең гектарга якын күләмдә чәчү күздә тотыла. Шул ук вакытта аграрийлар техник культуралар: чөгендер һәм көнбагыш чәчүгә дә керешәчәк. Район авыл хуҗалыгы тармагы йөзе булган шикәр чөгендерен быел да 9600 гектар мәйданда үстерергә планлаштыралар. Алга таба язгы бодай чәчү башкарылачак.
фото редакция архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев