Заинск-информ 16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Зәй студентлары язгы чәчү техникасы куелган машина-трактор паркында булдылар

Бүген “Зәй шикәре” агрофирмасы “Чыбыклы” җитештерү комплексында Зәй политехника көллиятенең авыл хуҗалыгы техникаларын төзекләндерү, куллану, механизаторлык белгечлеге буенча белем алучы студентлар заманча техникалар белән якыннан танышты.

Студентлар авыл хуҗалыгы техникаларын эксплуатацияләү буенча педагог Равил Әгъләмов һәм җитештерү тармагына укыту буенча мастер Раил Фәтхуллин җитәкчелегендә машина-трактор паркына килеп, механизаторлар белән аралаштылар, заманча куәтле техниканы тәҗрибәле белгечләр ярдәмендә йөртеп тә карадылар.

- Без бүген көллиятебезнең авыл хуҗалыгы техникалары белән эш итәргә өйрәнүче икенче курс студентлары белән бирегә экскурсиягә килдек. Бу инде карап йөрү генә түгел, тиздән үзләре идарә итәчәк техника белән ныклап танышу да. Чөнки алар инде 12 апрельдән практикага китәләр, ягъни реаль эш белән мәшгуль булачаклар. Араларында 18 яше тулганнары исә, агрофирмаларда язгы чәчүдә эшләү хокукына да ия була. Без студентларны практика вакытында эшләүне оештыру буенча район хакимияте белән килешендек, шуңа да бүген алар бик теләп урынга килеп үз мөмкинлекләрен сынап карыйлар, - диде педагог Равил Әгъләмов.

Булачак яшь белгечләр тракторчылар белән бер кабинага утырып, куәтле зур техникалар белән идарә иттеләр. Егетләрне бик теләп эш алымнарына өйрәткән механизатор Сергей Краснов, эшләп карап кына өйрәнеп була, дип егетләр белән бик теләп үз белгәннәрен уртаклашты.

- Без үзебездән яшьли өлкән механизаторлардан өйрәнгән кешеләр, шуңа да, теләге булган егетләрнең һәр соравына җавап бирергә, техниканы идарә итәргә өйрәтәм, - диде ул.

Ә заманча техниканы күргән егетләрнең күзләре янды.

Мәсәлән, Арсен Ишмиев  көллияткә шәһәрнең 7нче мәктәбендә тугызынчыны тәмамлауга укырга кергән. Үзләренең гаилә бизнесе булса да, егет авыл хуҗалыгы техникасын иярләргә өйрәнергә теләгән, алга таба ул югары белем алырга да ниятли.

Ә Даниил Егорычев белән Вадим Андреев машина-трактор паркындагы һәр техникага кереп, руль артына утырып карадылар, дисәм дә ялгыш булмас. Егетләр заманча техникага соклануларын белдерделәр.

- Миңа бу куәтле тракторлар бик ошый. Киләчәктә агрофирмага килеп биредә хезмәт итү теләгем бик зур, - дип елмая Даниил.

Федор Шпагин исә, механизатор белән бер кабинага утырып, үзе руль артында  шактый араны әйләнеп килергә дә өлгерде.

- Трактор белән идарә итүдән хисләрем ташып тора. Шундый уңайлы итепе эшләнгән, кабинада бар да заманча. Мондый техника белән идарә итү бәхет ул, - ди егет.

автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев