Заинск-информ 16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

«Зәй шикәре» АҖндә шикәр кайнату сезоны тәмамланды

Зәйнең шикәр кайнату осталары быелгы сезонны тәмамлады. “Зәй шикәре” АҖ заводында ел уңышыннан шикәр кайнату эшен төгәлләделәр.

Агымдагы елда район кырларыннан шикәр чөгендере уңышы мулдан алынды, шуңа да завод хезмәткәрләренә шактый күләмдә чимал эшкәртү йөкләмәсен башкарырга туры килде. Эш күләме зур булса да, предприятие коллективы аны февраль азагына төгәлли алды. 

Нәтиҗәдә Зәй шикәр заводында яңа уңыштан 126 мең тоннага якын шикәр комы әзерләнде, 41 мең тонна грануллаштырылган жом, 47 мең тонна меласса җитештерделәр. 

Хәзер исә продукцияне реализацияләү һәм киләсе ел уңышыннан шикәр кайнату чоры өчен җиһазларны карау, төзекләндерү, тәртипләү эше башланды.

фото: редакция архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев