«Зәй шикәре» заводы шикәр чөгендерен эшкәртү сезонын төгәлләде
Предприятие 1 млн 106 мең тонна чөгендер эшкәрткән һәм 138 мең тонна шикәр, 43 мең тонна грануллаштырылган чөгендер түбе җитештергән.
— Хәзер завод аппаратларының җылыту өслеген чистарту буенча чаралар үткәрә. Шуннан соң төп җиһазларны ремонтлау башланачак. Предприятиенең яңа шикәр кайнату сезонына әзерлеге 1 августка тәэмин ителергә тиеш, — диде завод җитәкчесе Антон Трошин.
Исегезгә төшерәбез, «Зәй шикәре» Россиянең иң эре 5 шикәр заводы исемлегенә керә. Эшкәртү куәте тәүлеккә 8000 тоннага җитә. Предприятие 1966 елдан бирле эшли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев