Заинск-информ 16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Зәй шикәр заводында инде 25 мең тонна шикәр җитештерелгән

Зәйдә шикәр заводы быел 59нчы сезонын башлады. Агымдагы елның 28 августында яңа уңыштан татлы тамыр кабул итүгә керештеләр, ә беренче тонна шикәр 31 августа әзерләп чыгарылды.

“Заводта нигездә шикәр кайнату эшенең осталары булып танылган озак еллар хезмәт куючылар, аларның нәсел дәвамчылары эшли. Шулай ук без сезонлы эшкә дә хезмәткәрләрне килешү нигезендә алабыз. Бүгенге көндә шикәр заводында 650 кеше кеше хезмәт куя, алар барысы да үзләренә йөкләнгән бурычны тиешле дәрәҗәдә башкара”, - ди җитәкче Александр Цветков. 


Бүгенге көнгә завод тарафыннан 281 мең тонна чөгендер кабул ителеп, чистартылып, шуның 222мең тоннасыннан 25 мең тонна шикәр эшләп чыгарылган. Тагын 7 мең тонна – жом, 6800 тонна меласса җитештерелгән. 
Заводка эшкәртүгә китерелгән шикәр чөгендеренең 121 мең тоннасы Зәй районы кырларыннан кайтартылган. Шулай ук Тукай, Минзәлә, Сарман, Мөслим, Түбән Кама районнары кырларыннан да татлы тамыр китерелә.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев