Зәй шикәр заводы яңа уңышны кабул итәргә әзерләнә
Тиздән Зәй районы кырларыннан шикәр чөгендере уңышын җыю чоры башланачак.
Бу көннәрдә район башлыгы Разиф Кәримов авыл хуҗалыгы белгечләре, җитәкчеләр белән берлектә яңа сезон уңышын эшкәртүгә әзерлекне барлау максатында шикәр заводында булды.

Шикәр заводы шикәр кайнату сезоны башлануга әзерлек стадиясендә. Завод чөгендерне 23 августтан кабул итә башлар дип планлаштырыла. Татлы тамырны алуга аграрийлар 19 августлардан керешү максатын куя. Район кырларында әлеге культура 9,5 мең гектар игелде. Шикәр заводы безнең район басуларыннан һәм тагын республиканың 5 районыннан китерелгән чималны эшкәртәчәк.
фото район муниципаль сайтыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев