Казанда терлекләрнең һәм кошларның аеруча куркыныч йогышлы авыруларына юл куймау буенча республика штабы утырышы узды.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының баш ветеринария идарәсе башлыгы Тимур Галиев Россия Федерациясендәге эпизоотик вазгыять турында сөйләде, мондый авырулар җитди матди зыян китерә һәм республика икътисадына җитди куркыныч тудыра, диде ул.
Зәй районында да терлекләрне һәм кош-кортны йогышлы авырулардан сакларга чакыралар.
"Иң мөһиме — районга хайваннарны һәм кошларны рөхсәтсез кертмәү. Документлар буенча гына мөмкин. Һәр терлек яки кошка ветеринария документларының тулы пакеты булырга тиеш - алардан башка районга терлек, кош-корт кертү куркыныч инфекцияләр алып кайту белән яный», - ди ветеринар табиб Фоат Исламов.
Утырыш йомгаклары буенча профилактика эше уртак чаралар планы расланган. Зәй районында фермер һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларны карап чыгу планлаштырыла: ветеринарлар профилактика таләпләрен аңлаталар һәм санитария нормаларын үтәү турында искә төшерәләр.
Нет комментариев