Зәй районында кырларны тукландыру өчен ашламалар кайтартуга керештеләр
Быел кар мулдан булса да, инде кояш язгыча карый башлады. Бу исә язгы кыр эшләре якынлашуын хәбәр итә.
Район авыл хуҗалыгы идарәсе мәгълүмате буенча, инде язгы кыр эшләренә әзерлек башланган.
- Чәчү эшләре алдыннан кырларны тукландыру максатында, 18 февральдән алып ашламалар кайтартыла башлады. Инде бүгенге көнгә 1600 тоннага якын ашлама кайтартылды. Бу эшләр әле алга таба да дәвам итәчәк. Чөнки җир ашлауны, үз вакытында тәрбияләүне сорый, бу алдагы уңыш өчен нигез булып тора, - ди авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.
фото редакция архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев