Зәй районында җитәкчеләр авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләре белән очрашты
Кичә Зәй районы башлыгы Разиф Кәримов авыл хуҗалыгы идарәсе, агрофирмалар һәм ветеринария берләшмәсе белгечләре белән бергәләп урыннарга чыгып авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләре белән очрашты. Шикәр чөгендере, силос өчен кукуруз җыюның барышын, көнбагыш суктыру, туфрак эшкәртүне карадылар. Район башлыгы башкарылучы эшләрнең сыйфатына аерым игътибар бирде.
Җитәкчеләр җиде объектта булдылар, бөтен җирдә дә эшләрнең тиешле дәрәҗәдә оештырылуы билгеләнде. Разиф Галиевич механизаторларга һәм авыл хуҗалыгы оешмалары белгечләренә рәхмәт белдерде, алдынгыларга Зәй районы логотибы төшерелгән бейсболкалар бүләк итте.
Илнар Идиятов фотолары.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев