Зәй районында язгы кыр эшләренә старт бирелде
Беренче агрегатлар 3 апрельдә кырларга чыктылар: игенчеләр, һава торышы үзгәрү сәбәпле югалтуларны булдырмас өчен, көзге культураларны ашлама белән тукландыруга керештеләр.
Хәзерге вакытта игенчеләр көзге культураларны ашлама белән тукландырып калырга ашыгалар, чөнки дымлы туфракта ашлама тизрәк сеңә. Ашламасыз яхшы уңыш алып булмаганын бик яхшы белә аграрийлар.
Зәй районында рәсми рәвештә 2026 елгы кыр эшләре сезоны ачылды. Механизаторлар иң җаваплы этапларның берсенә — көзге культураларны тукландыруга керештеләр.
Эшкә беренчеләрдән булып «Зәй» агрофирмасы хуҗалыклары, шул исәптән «Кадер» җитештерү кооперативы кушылды. Тукландыруда өч заманча «Барс» агрегаты һәм өч «Туман» сиптергеч эшли. Алар гектарга 1 центнер исәбеннән азот-магний ашламасы кертәләр.
Туфрак тәмам өлгереп, техника участокларга тоткарлыксыз керә алгач, эшкә өстәмә көчләр тоташтырылачак. Якын арада кырларга «Амазона»ның 24 сиптергече чыгачак.
Эшләрнең гомуми фронты шактый зур: игенчеләргә 14 мең гектар мәйданда уҗым культураларын ашлама белән тукландыруга кирәк булачак.
фото: авыл хуҗалыгы идарәсеннән
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев