Зәй районы кырларында 27 процент мәйданнарда урып-җыю тәмамланды
Барлыгы 44 мең тоннадан артык ашлык суктырылды.
Зәй районы комбайнчылары 8516 гектар мәйданда көзге бодай басуларыннан уңышны җыйды. Бу әлеге төр бөртеклеләрнең 52 процентында эш тәмамланды дигән сүз. Уртача уңыш гектарыннан 52 центнерны тәшкил итә. Җыелган барлык икмәк кырлардан элеваторларга, икмәк кабул итү пунктларына тапшырылып бара.
“Комбайнчы-механизаторларыбыз кояшлы көннәрнең һәр мизгеленнән файдаланып калу максаты белән эшли. Инде 13 мең центнердан артыграк ашлык суктыручы алдынгыларыбыз бар. Алар “Зәй шикәре” агрофирмасыннан Илгиз Биккинин, “Зәй” агрофирмасыннан Андрей Митрофанов, Нәфис Гайнетдинов, “Восток” агрофирмасыннан Газинур Әхмәтшин”, - диде район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.
Районда урып-җыю эшләренә фермерлар да кереште. Алар да бөртеклеләрне югалтуларсыз, тиз көннәрдә җыеп алу өчен тырыша.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев