Заинск-информ 16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Зәй районы авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре кыр эшләрен актив дәвам итә

Хәзерге вакытта терлек азыгы әзерләү эше бара.

Печәнне инде аграрийлар 600 тоннадан артык әзерләде. Бу көннәрдә күпъеллык үләннәрнең икенче катыннан сенаж салу эше башланды.

“Сенажны үләннәрнең икенче кат өлгерешеннән әзерләүгә  беренче булып “Зәй” агрофирмасы механизаторлары кереште. Шулай ук пар җирләрен икенче кат эшкәртү дә уңышлы башланды. Бу эштә “Зәй шикәре” агрофирмасы алдынгы”, - ди авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.

Зәй районы аграрийлары яңа уңыштан сенаж салуны 15 мең 500  тонна күләмендә башкарган.

фото редакция архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев