Заинск-информ 16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Зәй районы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре җиң сызганып чәчү эшләрен башкара

Зәй районы аграрийлары бүгенге көнгә 624 гектарда арпа чәчү эшен башкарды.

Механизаторлар язгы чәчү эшләренә 24 апрельдән керешкән иде. Иң беренче арпа культурасын чәчүгә “Зәй” агрофирмасы хезмәтчәннәре чыкты.

- Көннәр яңгырлы тору чәчү эшләрен башлап җибәрүгә дә, башлагач тулы куәттә алып баруга да комачаулады бераз. Шулай да, белгечләрнең кырларда һәр гектар җирнең өлгерешен, чәчү башкарырлык булуын даими күзәтеп торулары нәтиҗәсендә язгы культуралар орлыклары акрынлап җир куенына керә бара, - ди авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.

Бүгеннән исә, иртәдән кояш нурлары җир өстенә мул төшүгә районның барлык агрофирмалары: “Зәй”, “Зәй шикәре”, “Восток” аграрийлары ныклап торып чәчү эшләренә тотындылар. Бүген район кырларында 7 чәчү агрегаты эшли. Аларның дүртесе – Зәй”, икесе – “Восток”, берсе –“Зәй шикәре” агрофирмасы басуларында эшли.

Фотолар авыл хуҗалыгы идарәсеннән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев