Заинск-информ 16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Зәй районы агросыйныфларында белем алучылар агродиктант язды

9 октябрьдә иксез-чиксез Ватаныбызның барлык почмакларында — Калининградтан алып Владивостокка кадәр, Иделдән алып Елисейга кадәр, Урал тауларыннан алып Кавказ тауларына кадәр-зур чарада катнаштылар.

Россиянең барлыгы 89 төбәге уникаль белем бирү проектының — беренче Бөтенроссия агродиктантының бер өлеше булды.

Дистәләгән мең мәктәп укучылары, студентлар, фермерлар һәм агросәнәгать комплексы белгечләре Россия икътисадының мөһим тармагы булган авыл хуҗалыгы өлкәсендәге белемнәрен тикшерергә булдылар.

Чарада Татарстан Республикасы Зәй муниципаль районының Кадер һәм Сәвәләй урта мәктәбе агроклассларының 5 укытучысы һәм 58 укучысы катнашты. Агродиктант.РФ платформасында теркәлгәннән соң тәкъдим ителгән биремнәрне барысы да уңышлы үтәде.

Шулай итеп, беренче Бөтенроссия агродиктанты яшьләр һәм аграр өлкә профессионаллары өчен әһәмиятле вакыйгага әверелде, дистәләгән мең россиялеләрне авыл хуҗалыгында үз компетентлыгын арттыру омтылышында берләштерде.

https://агродиктант.рф/ 

фото мәгариф идарәсеннән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев