Зәй районы аграрийлары бөртеклеләр уңышын җыюны төгәлләде
Зәй районы кырларыннан бөртеклеләр уңышын җыю язгы бодай басуларында күмәк эш белән тәмамланды. Барлыгы 11811 гектардан 32 мең тонна ашлык алынды.
Ә аңа кадәр комбайнчы-механизаторлар мул уңышны көзге бодай басуларыннан җыйган иде. Барлыгы 16478 гектарда 74 мең тонна көзге бодай уңышы тупланды.
- Һава торышының яхшы торуы игенчеләребезгә бөртеклеләр басуларында уракны тәмамларга уңай булды. Агымдагы ел икмәген үстерүгә, җыюга өлеш керткән һәр хезмәткәргә зур рәхмәт сүзләрен җиткерәм, - диде авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.
Хәзерге вакытта комбайнчы-механизаторлар рапс уңышын җыю белән мәшгуль. 3952 гектар мәйдандагы әлеге культураның инде 1174 гектарында рапс җыелган. Уртача уңыш гектарыннан 16 центнерны тәшкил итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев