Бүген Зәй районы аграрийлары көзге культураларны тукландыруга кереште.
“Азот-магний ашламасын 1 центнерны бер гектар мәйданга чәчү исәбеннән эш башланды. Көздән чәчкән игеннәрне тукландыруда 3 “Барс” агрегаты һәм 2 “Туман” агрегаты эшли. Барлык агрофирмаларда да эш беръюлы башланды”, - диде район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.
Туфрак өлгерүгә карап 3 «Барс» агрегаты һәм 24 «Амазон» техникасы көзге культуралар чәчүлекләренә минераль ашламалар кертүгә җәлеп ителәчәк. Аграрийлар алдында барлыгы 10081 гектарда көзге культураларны тукландыру бурычы тора.
Фото район муниципаль сайтыннан.
Нет комментариев