Зәй ГРЭСында юбилей һәм Җиңү көне хөрмәтенә 95 чыршы утыртылды
Экологик чара «Татэнерго»ның 95 еллыгына һәм якынлашып килүче Җиңү көненә багышланды.
Ретро җырлар астында Зәй ГРЭСы хезмәткәрләре 95 чыршы үсентесе утырттылар.
Бөек Ватан сугышы ветераны, Зәй ГРЭСының мактаулы энергетигы Леонид Мачтаковка быел 103 яшь тула.
Леонид Яковлевичның сүзләре экологик чарада катнашучыларга илһам бирде:
"Зәй ГРЭСы хезмәткәрләре - безнең яраткан станциябезнең данлы үткәне һәм бөек киләчәге. Безнең буын нигез салган традицияләр бүген дә дәвам итә. Без дә станция территориясендә агачлар утыртуда катнаштык һәм мин әлеге акцияләрнең хәзер дә узуына бик сөенәм. Бу энергетикларның бердәм командасы - без Зәй ГРЭСының чын патриотлары дигән сүз”, - дип хөрмәтле фронтовик станциянең барлык хезмәткәрләренә хәер-фатихасын бирде.
Станция территориясендә җитәкчелек, яшьләр һәм ветераннар советы белән бергә кош оялары да урнаштырылды, аларны кошлар тиз арада үз иттеләр.
Чараны оештыручылар һәм анда катнашучылар яшел традиция озакка сузылып, чыршылар юбилейның тере истәлеге булуына ышана.
Фотолар ГРЭСтан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев