Зәй делегациясе «Агроволга - 2026» халыкара агросәнәгать күргәзмәсендә катнаша
Бүген «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр үзәге базасында «Агроволга - 2026» халыкара агросәнәгать күргәзмәсе һәм кулланучылар кооперациясе предприятиеләренең һәм оешмаларының «Кооперация яшьләре: тармакны үстерү өчен ресурсларны берләштереп» темасына халыкара форумы башлана.
Анда катнашу өчен Зәйдән район башлыгы Разиф Кәримов һәм авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев җитәкчелегендә зур делегация китте. Форум 10 июльгә кадәр дәвам итәчәк.
«Агроволга-2026» күргәзмәсенең эшлекле программасына 70тән артык чара кертелгән, аларда Россиянең 38 төбәгеннән, шулай ук Кытай, Беларусь һәм Төркиядән 400дән артык компания катнашачак. Күргәзмә барышында «Агроволга гүзәле» VI республика конкурсы, мөгезле эре терлекләрнең тоякларын кисү буенча халыкара студентлар спартакиадасы һәм Татарстан Республикасының иң яхшы механизаторлары арасында «МТЗ-ШОУ» чемпионаты узачак. Узган ел әлеге чемпионатта безнең район механизаторы Хәлил Уразманов җиңү яулаган иде, быел исә район данын Хәлилнең абыйсының малае Айнур Уразманов яклаячак. Айнурга уңышлар телибез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев