Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Зәй аграрийлары терлек азыгы әзерләү чорына җаваплы карады

Күп яуган яңгырлар терлек азыгы әзерләү чорына бераз комачаулык тудырса да, Зәй районы аграрийлары җәйге мөһим чорның бу өлешен дә зур җаваплылык белән, сыйфатлы азык әзерләүгә йөз тотып эшләде.

Район авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча инде терлекләр өчен кышкы чорга сенаж әзерләү төгәлләнде. Ул 12 мең тоннага якын хәстәрләнде. Ә печән бүгенге көнгә бер мең тоннадан артык әзерләнгән.

“Сенаж запасы терлекләр өчен кышкы чорга җитәрлек күләмдә булдырылды. Ә люцернаның калган өлешен печәнгә алабыз. Печән нигездә крестьян-фермерлык хуҗалыкларында әзерләнә, шулай ук агрофирмалар да печән запасы турында кайгырта”, - ди авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.

фото редакция архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев