Заинск-информ 16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Зәй аграрийлары шикәр чөгендерен казып бетерү алдында тора

Зәй районы кырларында шикәр чөгендере уңышын җыю 260 гектар мәйданда калып бара.

Бу көннәрдә һава торышының яңгырлы булуы механизаторларга эштә тоткарлыклар тудырды. Яхшы һава шартларында аграрийлар аны ике көн эчендә тәмамларга мөмкиннәр, диләр авыл хуҗалыгы идарәсендә.

- Бүгенге көндә шикәр чөгендере басуларында 10 комбайн эшли. Куәтле техникага эшне тиз арада төгәлләү мөмкинлеге бар. Көн яңгырсыз торса, инде уңыш җыю тәмамланачак. Аннан соң безнең механизаторлар күрше районнарга ярдәмгә китәчәк, чөнки әле күп урыннарда шикәр чөгендере уңышы 60 процент мәйданнарда гына алынган, - ди идарә башлыгы Фәргать Камалиев.

Быел Зәй районы басуларында 9378 гектар мәйданда татлы тамыр үстерелде. Бүгенге көнгә 431 мең тонна шикәр чөгендере казып алынган. Уңыш бер гектардан уртача  460 центнер тәшкил итә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев