Зәй районы кырларында үстерелгән көзге бодай мәйданнарының 25 процентында урып-җыю эшләре тәмамланды. Барлыгы 4139 гектардан 21855 тонна ашлык җыелды. Уртача уңыш гектарыннан 52,8 центнерны тәшкил итә.
“Һава торышы урак өчен яхшы тора, шуңа да кырларда хезмәт гөрелтесе тынып тормый. Көзге бодай басуларында эш кайный. Инде “Зәй” агрофирмасы комбайнчылары үз территорияләрендәге басуларда 50 процент күләмендә көзге бодай уңышын җыеп алдылар. “Зәй шикәре”ндә - 25, “Восток”та 15 процент күләмендә бу эш тәмамланды”, - ди район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.
Бушап калган кырларда салам җыеп төргәкләү эше бара. Ә бер өлешен ваклатып кырларга сиптереп ашлама өчен куллану бурычы тора.
Нет комментариев