Заинск-информ 16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Зәй аграрийлары көзге бодай басуларында эшне төгәлләргә ашыга

Зәй районы кырларында көзге бодай уңышын җыю төгәлләнү алдында тора.

Бүгенге көнгә ул 11750 гектарда җыеп алынды. Барлыгы 58200 тонна ашлык суктырылды. Бер гектардан уртача уңыш 49,6 центнерны тәшкил итә.

“Комбайнчы-механизаторлар һәр минутның кадерен белеп эшли. Бүгенге көндә 37 комбайн район кырларын иңли. Инде “Зәй” агрофирмасында һәм “Союз-Агро” җәмгыятенә караган басуларда көзге бодай уңышы җыйналды. Хәзер “Зәй” агрофирмасы комбайнчылары “Восток” һәм “Зәй шикәре” агрофирмаларында көзге бодай басуларында эшли. Ә “Союз-Агро”ныкылар Әлмәт районы кырларында эшләүгә күчте”, - ди район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.

Көзге бодай “Зәй” агрофирмасында – 3877 гектарда, ә “Союз-Агро” җәмгыятендә, безнең район кырларында 1864 гектарда  игелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев