Заинск-информ 16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Зәй аграрийлары коры һава торышыннан максималь файдалана

Зәй районы кырларында көзге эшләр һәр урында кызу темплар белән бара. Район культурасы булган шикәр чөгендерен алу, рапс, язгы бодайны урып-суктыру, көзге чәчүне төгәлләү көн үзәгендә тора.

Шикәр чөгендере инде барлык мәйданнарның 3480 гектарында алынган, бу 36 процент күләмендә эш тәмамланган дигән сүз. Барлыгы 160230 тонна чөгендер казылган, уңыш гектарыннан уртача 460 центнерны тәшкил итә. 

Механизаторлар бер үк вакытта язгы бодай һәм рапс культурасын җыюны да алып бара. “Зәй” агрофирмасында рапс урып-суктыру барлык 515 гектар мәйданда да төгәлләнде. Ә гомумән, рапс район кырларында 1333 гектарда җыелды, бу бөтен территориянең 34 процентында эш бетүен күрсәтә. Уртача уңыш гектарыннан 19 центнерга якын. Язгы бодай исә 9512 гектарда җыелып барлык мәйданнарның 81 процентында эш бетте. Уртача уңыш бер гектардан 28,8 центнер чыга. 

“Ә көзге чәчү эшләре инде тәмамлану алдында тора. Быел без 17 мең гектарда көзге бодай чәчү планын куйган идек, ул инде тулысынча үтәлә”, - ди район авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.

фото: редакция архивыннан 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев