Зәй аграрийлары язгы чәчүгә әзер
Иртә яз кыр эшләрен дә иртәләтте. Шулай да әле язгы чәчүне башларга иртәрәк, диләр белгечләр. Кар эреп бетсә дә, җир орлык кабул итәргә әзер түгел.
Зәй районы авыл хуҗалыгы идәрәсе мәгълүматы буенча, хәзер аграрийлар көзге бодай мәйданнарын тукландыру эшен төгәлләү алдында тора.
— Көзге бодай район территориясе кырларында 16572 гектарда чәчелгән иде. Алар уңышлы кышлады, тукландыру эшләре төгәлләнеп, уҗымнар яшелләнеп күкрәп киткәч кенә, салкыннар килмәсен, дип телибез. Һава торышы яхшы торганда әлеге культура уңышына өмет зур. Ә язгы чәчү эшләрен җир җитешүгә карап башлаячакбыз. Безнең моның өчен барлык агрофирмаларда чәчүлек техника, механизаторлар әзер, — диде авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Фәргать Камалиев.
Көзге бодайны тукландыру эше белән беррәттән район механизаторлары чәчүлек өчен җирләрне тырмалау эшен дә алып баралар. Бүгенге көнгә инде 10 мең гектардан артык мәйданда эшләр төгәлләнгән. Һава торышы мөмкинлек биргәндә, бер атна эчендә тырмалау да тулысынча башкарылачак. Шул рәвешле, чәчүгә әзерлек тәмамлана, дигән сүз. Быел район кырларында 33 берәмлек чәчүлек техникасы, агрегатлар эшләячәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев