Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Хәлил Уразманов – авыл хуҗалыгы тармагында район йөзе Үз һөнәренең остасы

Район кырларында язгы культуралар орлыкларының үз вакытында җир куенына урнашуы өчен җиң сызганып, тырышып эшләүче механизаторларның берсе – Хәлил Уразманов.

40 еллык механизаторлык стажы булган Хәлил быел егерме бишенче чәчү сезонында катнаша. 
Хәлил – районыбызның Дүрт-Мунча авылыннан данлыклы авыл хуҗалыгы тармагы хезмәткәрләре нәселеннән. Узган ел ул «Агроволга-2025» кысаларында тракторларны фигуралы йөртү буенча «МТЗ-ШОУ» республика чемпионатында җиңү яулаган иде. Быел да хезмәте белән районыбыз данын күтәрүне дәвам итә. Ул – “Зәй” агрофирмасының алдынгы хезмәткәре, Татарстанның атказанган механизаторы. 
Уразмановлар гаиләсендә өч тракторчы-машинист егет тәрбияләнгән. Кызлары, киленнәре дә – авыл хуҗалыгы тармагы уңганнары. Шуңа да Хәлил, мөгаен, начар эшли алмыйдыр. 


“Әткәй белән кече яшьтән өч ир туган трактор кабинасында йөреп үстек инде без. Әтиебез дә 40 елдан артык механизатор булып хезмәт куйды. Аның үз һөнәрен яратып башкаруы шулай без – малайларына сеңде. Без кырларсыз яши алмыйбыз. Һәр башкарган эшнең сыйфатлы булуы да бик мөһим. Чөнки Уразмановлар башкарган эшкә тел-теш тидерерлек булмасын, дип тәрбияләде әткәй. Әле дә булса аның киңәшләрен тотып, мондый очракта әткәй нәрсә эшләр иде икән дип уйлап эшлим”, – ди механизатор. 


Әлеге тәрбия җебе Уразмановларның яшь буынында да дәвам итә. Инде өченче буын Уразмановлар механизаторлык һөнәрен үзләштереп, район кырларын иңнәргә кереште.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев