Валентин Шалапаев: “Авылда үскәннәр эштән курыкмый”
Фермер сарыклар үрчетү белән шөгыльләнә.
Әле күпләр хәтерлидер, элек сарык көтүе авыл урамнарын тутырып кайта иде. Кичке якта урам тутырып кайткан маллар көтүе авылга ямь өстәде. Димәк, элек-электән терлекчелек авылны яшәтеп эшле һәм ашлы иткән.
Хәзер күпләр сарык асрауны табышлы кәсепкә кертми. Тик үз эшләрен башлап җибәрүче тәвәккәл фермерлар да юк түгел. Валентин Шалапаев – әнә шундыйлардан.
Моннан сигез ел элек фермерлык белән шөгыльләнә башлый ул. Бүген эшмәкәрнең сарык фермасы – республикада да иң зурлардан. Заманында эшне 15 баш сарык асраудан башлый. Берничә ел тырышып эшләү һәм бай тәҗрибә нәтиҗәсендә сарыкларын 680 башка җиткерә алган.
Үзе ул Урта Баграж авылы егете. Авылның олы хөрмәткә лаек Алексей һәм Ольга Шалапаевлар гаиләсендә дүрт малай үсте.
– Ике дәдәм ярты ел вакыт аралыгы белән бер-бер артлы армиягә киттеләр. Хуҗалыкта әти-әнигә булышу күбрәк минем өскә төште ул чакта. Көненә бакча артына суга 18 тапкыр төшә идем. Мал-туар карап үстек, бервакытта да эшне ир-атныкына яки хатын-кызныкына аерып тормадык, – дип искә ала ул балачагын.
Әнисе тәҗрибәле фельдшер Ольга апаны багражлылар яратып, безнең врачыбыз, дип йөртте. Ә әтисе Алексей дәдәй гомер буе машина йөртүче булып эшләде.
Урта мәктәпне тәмамлаган Валентин Чаллыда повар белгечлеге ала. Ләкин ул үзен күпме юллар үтеп, нәкъ менә авыл хуҗалыгы тармагында таба.
Барысы да 2018 елда башлана: Валентин Алексеевич Чаллы шәһәрендәге җайга салынган бизнесын улына калдырып, үзенә «тыныч» эш табу өчен Александр Бистәсенә кайта. Ярым җимерек, буш торган терлекчелек фермасы бар, булдыра алганыңны күрсәтсәң, ферманы рәсмиләштерербез, диләр аңа авыл Советында. Шул рәвешле, үзендә булган 700 мең сум акча 15 сарык сатып алуга һәм күп өлеше ферма төзекләндерүгә китә.

Барлык яктан да туры килә торган сарык токымын тапканчы, тәҗрибәләр үткәрергә, нәрсә һәм ничек икәнен өйрәнергә туры килә.
– “Романовский” дигән токымда тукталдым. Алар янына “Катум”, “Эдильбай” токымлы сарыкларны алып куштым. Өстенлекле яклары бик күп, безнең табигать шартларына яраклашкан алар. Әлеге токымлы сарыкларның ите тәмле һәм сыйфатлы. Иң мөһиме – аслары чис-та булсын. Чиста булгач, итендә дә ят ис булмый. Вакытында печәнен бирәбез, алларына су-тоз куябыз”, – ди Валентин Алексеевич.
Фермасында чип-чиста, стеналар акшарланган. Ул үзенең хуҗалыгы турында яратып сөйли. Әмма кыенлыклар да юк түгел.
“Печәнне, ашлыкны сатып алам. 600 сарыкка алты “КамАЗ” машинасы арпа гына кирәк. Быел терлекләргә азык алырга 1 миллион 280 мең сум акча китте. Ләкин без киләчәккә йөз тотып эшләүне дәвам итәбез”, – ди ул.
Җәй көне терлекләр көтүдә тукланалар. Буаз сарыклар өчен аерым тудыру бүлеге бар. Аннан бәрәннәр “садикка” чыгарыла. Биредә өч айга кадәр асралалар. Ел саен сарыклар башын 50гә арттырып бара фермер.
“Сарык итенә ихтыяҗ зур. Күбрәк Корбан гаетенә алалар. Ел дәвамында 150ләп сарык сатыла. Сарык йонын Башкортстаннан килеп алалар, йонны Кукмара итек фабрикасына тапшырабыз”, – ди Валентин.
Әлбәттә, бу эшләрне берүзең генә башкарып чыгып булмас иде. Янында ышанычлы ярдәмчеләре – бертуган абыйсы Николай, энесе Виталий, эштән бушаган арада улы килә. Гаилә бизнесы, кыскасы. Сарыкларны төлке-угрылардан сакларга махсус өйрәтелгән этләр бар.
Фермер сарыкларны берничә утарга бүлеп урнаштырган. Быел сарыкларын биркалаштырганнар. Әлеге биркалар аша терлек турында бөтен мәгълүматны белергә була – яше, кушаматы, прививкалары, токымы, хуҗасы, кайдан алынганы. Ветеринария таләпләре буенча каралган барлык процедуралар да үтәлә. Валентин үзе еш кына сарыкларына укол да ясый, тракторда азыгын да алып кайта. Авылда үскәннәр чыныккан алар, эштән курыкмыйлар, ди ул, елмаеп.
Фермер район, республика бәйгеләрендә дә катнаша. Быел “Хезмәт кешесе” район конкурсында җиңде, узган ел “Иң яхшы фермер” булып танылган. Хәйриячелектә дә катнашып килә. Сабантуй батырларына да тәкәләр бирә. Туган авылында, Ал. Бистәсендә узган бәйрәмнәрдә Валентин Алексеевич биргән сарыклардан тәмле ашлар пешерелә.
Валентин Алексеевичның киләчәктә эшчәнлеген җәелдерергә дә исәбе юк түгел. Фермадагы тагын бер бинаны төзекләндергән, хәзер сарыклар һәм тәкәләр аерым асралачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев