Утыз ел гомерен шикәр заводында хезмәткә багышлаган
12 октябрь – Авыл хуҗалыгы, эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне.
Зәебезнең шикәр заводы хезмәтчәннәре һөнәри бәйрәмнәрен тырыш эшләре белән каршылый.
Завод быел 59нчы сезонын башлады. Агымдагы елның 28 авгус-тында яңа уңыштан татлы тамыр кабул итүгә керештеләр, ә беренче тонна шикәр комы 31 августта әзерләп чыгарылды. 9 октябрьгә завод эшчеләре тарафыннан 244 мең тонна татлы тамыр эшкәртелеп, аннан 28 мең тонна шикәр комы әзерләнгән. Тагын 700 тонна жом, 7800 тонна меласса җитештерелгән.
“Заводта нигездә шикәр кайнату эшенең осталары булып танылган озак еллар хезмәт куючылар, аларның нәсел дәвамчылары эшли. Шулай ук без сезонлы эшкә дә хезмәткәрләрне килешү нигезендә алабыз. Бүгенге көндә шикәр заводында 650 кеше кеше хезмәт куя, алар барысы да үзләренә йөкләнгән бурычны тиешле дәрәҗәдә башкара”, – ди
“Зәй шикәре” АҖ эшчәнлеге буенча генераль директор урынбасары Александр Цветков.
Әнә шундый тырыш хезмәткәрләрнең берсе – Венер Мөдәррис улы Шамигулов. Аның заводта эшли башлавына быел 30 ел тулган.
“1995 елда заводка III разрядлы слесарь-төзекләндерүче булып эшкә килгән идем, шуннан бирле башка һөнәр турында уйлап караганым да булмады. Хәзер инде шикәр кайнату җиһазларын төзекләндерү эшен “биш бармагым” кебек беләм. Иң югары – V разрядка иямен. Төзекләндерү эшләрен башкару өчен запас частьләр белән тәэмин ителеш яхшы, коллективта аңлашып эшлибез, җитәкчеләр игътибарлы, хезмәт хакы канәгатьләнерлек. Шулай булгач, ничек яратмыйсың башкара торган эшеңне”, – дип елмая Венер Мөдәррисович.
Тумышы белән ул районның Кәдек авылыннан, туган ягы кырларында комбайнчы-механизатор буларак хезмәт юлын башлаган. Аксар кызы Изалия белән өйләнешкәч, алар Зәйгә килеп төпләнәләр, Мирный бистәсендә үз йортларын булдыралар. Монда ул игенчелек һөнәрен эшкәртү сәнәгате юнәлешенә – шикәр заводында эшләүгә үзгәртә, ремонт-механика цехында эшли. Бүген ул чөгендерне юдырту транспортеры насос станциясе операторы вазифасында.
“Мин эшли башлаган чорга караганда хәзер эш күпкә җиңелрәк башкарыла. Беренчедән, тәҗрибә зур, икенчедән, элекке елларда чөгендер юдырту, тураклау җиһазларында эш башкару күп кул хезмәтен сорый иде, хәзер заманча җиһазлар нигездә автоматлаштырылган. Безгә бары тик аларның төгәл эшләвен күзәтеп, кирәк чакта тиз арада төзекләндереп алырга гына кирәк”, – дип сөйли хезмәте турында Венер Шамигулов.
Аның хуҗалык җанлы кеше икәне әллә кайдан күренеп тора, хезмәт урынында тулы тәртип, бер җирдә дә алак-шалак яткан әйбер юк.
“Венер Мөдәррисовичка кушкан эшне җиренә җиткереп башкару, үз-үзенә таләпчәнлек хас. Ул яшьләрне эшкә өйрәтүдән дә авырыксынмый. Хәзер алар үзенең укучысы Виктор Терентьев белән бер бригада да эшлиләр. Остазына карап шәкерте дигәндәй, алар – заводның хезмәт сөючән, ышанычлы хезмәткәрләре”, – ди баш инженер Сергей Бурмистров.
Венер Шамигуловка йортында да эш җитәрлек. Алар ихата тутырып кош-корт асрыйлар. Ә үзе ул агач эшенә бик хирыс. Хуҗалыкны төзекләндереп тотуга, агачтан матур урындыклар ясарга ярата.
Тормыш иптәше белән алар ике бала үстереп, аларны олы тормыш юлына бастырганнар. Бүген ике оныкка куанып яшиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев