Зәй-информ

Газета "Зәй офыклары"- Зәй районы

16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Урак чоры – комбайнчы егет өчен күңелле мизгелләр

Районыбыз комбайнчы-механизаторлары “Урак-2026”ны сыйфатлы башкару өчен һәр минутның кадерен белеп эшли.

Механизаторларның күпчелеген һөнәр буенча гаилә династияләрен дәвам итүчеләр тәшкил итә. Алар инде кече яшьтән бабалары, әтиләре белән кырларда үскән, игенчелек һөнәре каннарына сеңгән егетләр. Араларыннан “Зәй” агрофирмасы комбайнчысы Райнур Гыймазов та шундыйлардан. Ул – бабасы Наил, әтисе Расим эшен лаеклы дәвам итүче.

Райнур – Аксар авылы егете. Шунда тудым, шунда үстем, шунда гомер итәмен дигән халык әйтеме бик тә туры килә аңа. Райнур яшь гаиләсе белән Аксарда яши. Тормыш иптәше белән ике кыз тәрбиялиләр. Ә механизаторлык һөнәренә ул инде кече яшьтән әзер була. Шуңа да мәктәптән соң туп-туры Зәй политехник көллиятенең тракторчы-машинистлар әзерләү бүлегенә укырга керә. 2019 елдан иң башта комбайнчы ярдәмчесе булып эшли башлый.

“Бабай да, әти дә тракторларда эшләделәр, ә мине малай чактан комбайн үзенә җәлеп итте. Иген кырлары буйлап зур техникада үтү балачак хыялы булды. Һәм менә теләгәнем тормышка ашты, инде бишенче сезонымны урып-җыюда эшлим. 2022 елдан аерым комбайнга утырдым, - ди Райнур.

Узган урак чорында ул 3 мең центнер чамасы ашлык суктыруга ирешкән, быел исә мул иген кырларыннан бөртеклеләрне җыюны арттырып үтәргә тели комбайнчы.

“Быел башаклар тук, зур күләмдә ашлык суктырырга мөмкинлек бар. Иртәнге 7дән кичке 8гә кадәр эшлибез. Көннәрнең аяз торуы урып-җыю өчен яхшы. Әйбәт кенә эшләгәндә бер көнгә 25-30 гектар мәйданда ашлык суктыруга сәләтле комбайным. Ватылмыйча гына эшләргә язсын. Шуңа да көндәлек эшне тәмамлауга бер кат техниканы күздән кичереп чыгарга, кайбер урыннарын ныгыткалап алырга тырышам, - дип елмая яхшы хезмәткә йөз тоткан егет.

Бүгенге көндә Райнур Гыймазовлар звеносында 4 комбайнда 6 кеше эшлиләр (икесе ярдәмчеләр). Бер-берсенә ярдәмләшеп, уртак эшне башкару язылмаган закон алар өчен.

Райнур инде үзе иртә яздан кырларда. Иң башта ул язгы чәчү эшендә катнаша, аннан урак чорында комбайнга утыра. Бөртеклеләрне суктыру тәмамлангач кукуруз, көнбагыш җыю эшенә керешә. Кыскасы, аның өчен хезмәт чоры иртә яздан башланып, караңгы көздә генә тәмамлана.

“Эшемне яратып башкарам, ә яраткан эштә вакыт та, авырлык та сизелми бит ул”, - дип елмая Райнур Гыймазов.

автор фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев