Заинск-информ 16+
Рус Тат
Авыл хуҗалыгы

Терлекләрдәге пастереллез авыруы тулы бер хуҗалыкны юк итә алырга мөмкин

Пастереллез терлекләрне республикага кертүне катгый төстә чикләүнең төп сәбәпләреннән берсе булып кала.

Чуашстан Гигиена һәм эпидемиология үзәге (инфекция шушы республикада ачыкланган) мәгълүматлары буенча, чир мал-туар арасында бик тиз тарала. Инфекция азык һәм су аша күчә, шулай ук читтән кертелгән терлектән иярергә мөмкин. Тиешле чаралар күрелмәгән очракта, чирнең кыска гына вакыт эчендә тулы бер хуҗалыкларны “колачлап”, терлекләрнең күпләп үлүенә һәм җитди икътисадый зыянга китерүе бар. Белгечләр әйтүенчә, чирнең каты формаларга күчүе, тиз таралуы аеруча зур хәтәр белән яный. Инфекция кан аша таралганда, мал-туарның канына, эчке органнарына зыян килә. Мондый очракларда ашыгыч рәвештә карантин кертү таләп ителә.

Терлек чире кешегә дә күчәргә мөмкин. Инфекция терлек белән аралашучының тән тиресендәге кечкенә генә яра аша да организмга үтеп керә ала. Шуннан соң  ялкынсыну барлыкка килә, тән тиресе шешә, эренли. Кайбер очракларда чир тирәнгә китеп, буыннарга һәм йомшак тукымаларга да таралырга мөмкин. Чирнең катлаулырак формага күчүе аеруча зур куркыныч тудыра.

Иммунитет йомшак булганда, бактериянең, канга эләгеп, сепсиска китерүе бар. Мондый очракта тән температурасы нык күтәрелә, эчке органнарга зыян килә. Үпкә ялкынсынуы, менингит, тукымаларның эренләве кебек куркыныч хәлләр күзәтелергә мөмкин. Чирнең бик тиз таралуы да өстәмә куркыныч белән яный:  инкубация чоры нибары 1-5 көн тәшкил итә. Вакытында дәваланмаганда, пастереллез катлаулы формага күчәргә мөмкин. Шуңа күрә терлек аз гына тешләгән, сыдырган очракта да шундук табибка күренергә кирәк.

Чыганак: Ватаным Татарстан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев