Терлекчелек белән шөгыльләнүчеләр игътибарына!
Татарстан авыл хуҗалыгы министрлыгы кайбер төр терлекләрдә сап авыруы буенча яңа ветеринария кагыйдәләре чыгарды.
Сап ул — ат, дөя, ишәк, мул кебек бертояклы хайваннарны зарарлый торган йогышлы авыру.
Башка җирдән кайтартылган терлекләрне ким дигәндә 30 көн дәвамында изоляцияләргә кирәк. Бу вакыт эчендә аларга клиник тикшерү үткәрелергә һәм инфекциягә анализлар ясалырга тиеш.
Хәзер терлекләрне бары тик бер ел дәвамында сап (авыру) очраклары теркәлмәгән хуҗалыклардан гына сатып алырга мөмкин.
Яңа кагыйдәләр 1 сентябрьдән гамәлгә керәчәк.
Хайваннарыгызның сәламәтлегенә игътибарлы булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев